Тулуш авылы кешеләре үз проблемаларын бергәләшеп хәл итәргә тырышалар.
Күп еллардан бирле ремонт күрмәгән авыл читендәге чишмәгә дә алар күптән түгел генә бердәм көч белән менә дигән капиталь ремонт үткәргәннәр. Моннан тыш әле күрше Түбән Ырга авылының "Нурый" чишмәсен дә төзекләндергәннәр. Бу чишмәләрдән хәзер кеше бер дә өзелеп тормый. Авыл кешеләре чәйгә чишмәдән су ташыйлар, кайткан кунаклар да атна буена җитәрлек су запасы белән кайтыр юлга чыгалар.
Нет комментариев