Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, алданмагыз!!!

Соңгы вакытта инернетта СНИЛС номеры яки паспорт мәгълүматлары буенча " шәхси иминият (страховой) фондлар тарафыннан акчалата түләүләр"не тикшерүне тәкъдим итә торган сайтлар пәйдә булды.

Беренче этапта граҗданин СНИЛС номеры яки паспорт мәгълүматларын кертә. Шуннан соң сайт түләнергә тиешле сумманы күрсәтә. Күпчелек очракта бу 100 мең сум тирәсе.

Икенче этапта граҗданинга шәхси иминиятчеләрнең мәгълүмат базасына керү өчен акча күчерергә тәкъдим ясыйлар. Шуннан соң мошенниклар клиент номерына акча күчереләчәк дип вәгъдә итәләр.

Өченче этапның да булуы мөмкин.

Пенсия фонды граҗданнарны мондый сайтларга ышанмаска, персональ мәгълүматларга сакчыл карарга чакыра. Ә пенсия түләүләре буенча дөрес мәгълүматлар белән Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинетта гына танышырга мөмкин.

фотоhttp://pencioner.ru

Автор Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев