Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Балыклы Чүкәй авыл егете Малик Хайруллин ни өчен авылга кайткан

Балыклы Чүкәй авылы егете Малик Хәйруллин 25 ел читтә яшәп, туган авылына кайтып төпләнгән.

Кече яштән үк авыл тормышы серләренә төшенеп үскән егет үз бәхетен туган җирендә тапкан дисәк тә арттыру булмас. Чөнки, бүгенге тормышыннан, яшәешеннән канәгать ул. Ул авыл җирлеге һәм район җитәкчеләренә үзенә күрсәткән ышанычлары һәм һәрвакыт ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле. Баштагы мәлдә кыюсыз гына фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә егет. Бүген аның кул астында ДТ-75, Т-40, ЮМЗ такторлары, Газел машикасы, кирәкле агрегатлары бар. Алар белән ул авылдашларыннан арендага алган пай җирләрендә иген игә . Элеккеге терлекчелек фермасы янәшәсендә керамзит блоклардан үзенең терлекчелек бинасын төзеп куйган. Анда гаиләсе белән әкренләп терлекләр үрчетүгә алынган. Бүген аның хуҗалыгы инде үсешкә йөз тота. Терлекләренең баш саны 38 гә җиткән. Аның 16 сы савым сыерлары. Бүгенгесе көнне авыл мәктәбендә укытучы хезмәтен башкаручы тормыш иптәше Элвира белән алар бар эшне дә бергәләшеп башкаралар.Терлеген дә карыйлар, сыерын да савалар. Тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе дә күз алдында. Бу елның сигез аенда алар хәзерләүчеләргә 50 тонна яхшы сыйфатлы сөт озатканнар. Ул узган елдагыдан 18 тоннага артык. Киләчәктә дә савым сыерлары һәм терлекләрнең баш санын арттырырга исәпләре. Моның өчен мөмкинлекләре дә зур. 112 гектар җирдә алар үзләренә җитәрлек күләмдә печәнен дә, икмәген дә җыеп алганнар. Авыл җирлеге башлыгы Әлфия Нуретдинова да аны"Малик безнең иң өметле һәм ышанычлы фермерыбыз" дип мактау сүзләре белән телгә алды.

Рәсемдә яшь фермер Малик Хәйруллин.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев