Балык Бистәсеннән Фәния Солтанова одеяло отты, ә Тәнзилә апа алтынчы тапкыр үзгә бүләк алачак
Җәмгыять

Балык Бистәсеннән Фәния Солтанова одеяло отты, ә Тәнзилә апа алтынчы тапкыр үзгә бүләк алачак

"Татмедиа" җәмгыяте басмаларына язылучылар арасында оештырылган чираттагы бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Анда безнең районнан 10 язылучы катнашкан иде. Алар арасыннан Балык Бистәсеннән Фәния Солтанова өлешенә сарык йоныннан эшләнгән одеяло тиде. Ә җәмгыять басмаларына даими язылып килүче Тәнзилә апа Закирова (Күгәрчен мәктәбе) бу юлы да җәмгыятьнең махсус бүләгенә лаек булды. Ул бу юлы 4954 сумлык республика матбагасына язылган. Бу республика буенча иң югары күрсәткеч. Тәнзилә апа, бәхет һичшиксез безнең җирлеккә дә төшәр, тагын бер талпынып карыйк әле! Ә бүгенге җиңүчеләребезне тәбрик итәбез!


Нет комментариев