Балык  Бистәсеннән алдылар Теләчегә бирделәр
Җәмгыять

Балык Бистәсеннән алдылар Теләчегә бирделәр

Татарстан Президенты указы нигезендә, күрсәтмә гамәлдән чыгарылганчы, чикләү чаралары үз көчендә калачак.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Теләче районында Петровский бистәсендә кош гриппына карантин кертте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга 7 июньдә кул куйды, һәм ул шунда үз көченә керде.
Документтан күренгәнчә, чикләү чаралары Петровский бистәсенең Державин урамындагы 17 йорт территориясенә - гамәлдән чыгарылганчыга кадәр кертелгән.

5 чакрым радиуста куркыныч тудыра торган зона билгеләнгән. Аңа Петровский бистәсе, Алга һәм Пановая Гора авыллары кергән. Күзәтү зонасы 10 чакрым радиуста, ул 20 торак пунктны үз эченә ала.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә эпизоотик чыганакны бетерү планын эшләү йөкләнгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/09/142217/

фото сайттан.


Нет комментариев