Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш та тәмамлады.
Безнең районнан армиягә барлыгы 43 егет алынды. Алар илебезнең төрле почмакларында: Нарофоминск, Түбән Новгород, Ярославль, Сергиев Посад, Санкт Петербург, Калининград, Новосибирск һәм башка шәһәрләрдә урнашкан хәрби частьләрдә Ватан алдындагы бурычларын үтиләр. Якташларыбыз коры җир, стратегик әһәмияттәге ракета, һава-десант гаскәрләрендә, хәрби-диңгез флотында хезмәт итәләр.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев