Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык – Бистәсенең зур йөк машиналары хуҗалары колагына

15 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанның региональ юлларында зур йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

-Чикләүләр автомобиль юлларын җимерелүдән саклау өчен кертелә торган чара.Чөнки кар эрегәндә грунтта, шул исәптән юл нигезендә дым арта, Бу исә юлның "йөк күтәрүчәнлек" дәрәҗәсен киметә. Юл авыр йөк машиналары тәэсирендә интенсив рәвештә җимерелә башлый, дип аңлатма бирде Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Министрлар Кабинетында булган брифингта.

Язгы чорда транспорт чарасының күчәренә туры килгән авырлык түбәндәге күләмнәрдә рөхсәт ителә: бер күчәргә-6 тонна, ике күчәрле арбага-5 тонна, өч күчәрлегә-4 тонна.

Бу чикләүләрне бозучыларга зур штрафлар яный. Автомобиль йөртүчеләргә 1000нән 10 000 сумга кадәр штраф яки алты айга кадәр машин йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Ә урындагы кешеләрне--50 000, юридик затларны 100 000 сум штрафка тартырга мөмкиннәр.

Вакытлыча чикләүләр азык-төлек, дарулар, орлыклар, ашламалар, терлекләр, халыкара йөк ташучыларга, пассажирлар йөртүче автобусларга, йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннадан артмаган ягулык ташучы транспорт чараларына, шулай ук табигать бәла-казалары, башка гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөк ташучыларга кагылмый.

Автор Илгиз Җамалиев.

Фотоrus.kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев