Балык Бистәсенең янгын - коткару гарнизон коллективы үзләренең ветераннарын зурлады
Җәмгыять

Балык Бистәсенең янгын - коткару гарнизон коллективы үзләренең ветераннарын зурлады

Район янгын - коткару гарнизон житәкчелеге үзләрендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветераннар турында даими кайгыртып яшиләр.

Шушы көннәрдә генә әлеге бүлек җитәкчеләре ветераннарның өйләренә барып аларны халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләп азык-төлек пакетлары тапшырганнар. Җылы аралашу вакытында өлкәннәрнең тормыш хәлләре, саулык-сәламәтлекләре һәм көндәлек яшәешләре белән кызыксынып, кайберләренә ярдәм күрсәтү чараларын да билгеләгәннәр. Аларның һәркайсы да канәгать калган.

фотоnasheprikamie.ru


Нет комментариев