Балык Бистәсенең Ямаш авылы кибетчесе Рушания Садриеваны ни өчен халык ярата
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Ямаш авылы кибетчесе Рушания Садриеваны ни өчен халык ярата

Ямаш авылында булганда кибет хуҗасы Рушания Садриева белән таныштык. Ире Марат белән бергәләшеп алар авылдашларын кирәкле азык-төлек белән тәэмин итәләр.

Кибетләренә керә-керешкә без андагы товарларның күп төрле булуына игътибар иттек. Сатып алучылар да шактый иде. Без алардан кибет эшеннән кәнагатьме, юкмы икәнлекләрен сорадык.
- Рушания безне һәрчак ачык йөз белән каршы ала. Беркайчан да тупас сөйләшмәс, шуңа да без аны хөрмәт итәбез, - диештеләр кибеткә килгән хатын-кызлар.
- Рушания турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Аңа төбәлгән бернинди тискәре караш юк. Кибетләренә еш кереп йөрим, эшләренең барышы белән кызыксынам. Авылда ике шәхси кибет бар һәм аларның икесенә дә халык яратып йөри, - ди авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов.
Рушания белән әңгәмәмне "Бу эшкә алынырга ничек җөрьәт иттегез?", - дигән сорау белән башладым.
- Ирем Марат белән яхшылап уйлаштык та, "без моны булдыра алабыз", - дигән фикергә килдек. Минем тиешле белемем һәм тәҗрибәм бар. Үзвакытында бухгалтер булып та эшләдем. Товарны ирем ташый. Моның өчен үз "Газель"ебез бар. Шуның өстенә ул район үзәгендәге котельныйларның берсендә дә эшләргә өлгерә әле. Товарларны аерым сорау буенча да алып кайтабыз. Ипине китертү өчен Казандагы 3 нче ипи заводы һәм азык-төлек комбинаты белән килешүләр төзелгән. Алып кайткан товарны бушатканда безгә авылдашларыбыз булыша. Җае чыгудан файдаланып аларга да рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди Рушания.
Ул үзе Югары Тегермәнлек авылыннан икән. Марат тумышы белән шушы авылныкы. 2002 нче елда гаилә корганнар. Полянка авылында йорт җиткезеп, быел өй туе ясаганнар. Күптән түгел Рушания үз машинасында йөри башлаган.
Садриевлар куйган максатларына шикләнмичә үз эшләре кирәкле нәтиҗәләр бирерлек югарылыкка ирешкәннәр.
- Башлангыч чорда нинди кыенлыклар туды, - дип сорадык без.
- Нинди генә эшкә алынсаң да башлангыч өчен кирәк кадәр акча булу шарт. Кредитын да, таныш-белешләрдән бурычка да алдык. Шуның өчен тырышабыз, эшлибез. Шөкер, бүгенге көндә бурычларыбызны түләдек, эшләгәнебез яшәргә җитә,- ди Марат.
Алар үз эшләрен уңышлы үстерәләр. Дөрес бу алардан күп көч, зур эшчәнлек, акчаның әйләнешен күз алдында тотуны, үзләренең даими эшли торган кешеләре белән уртак тел таба белүне сорый. Ирле-хатынлы Садриевларга бу сыйфатлар хас булганга бүгенге көндә максатларына ирешергә булышкан да инде.
Таңсылу Минһаҗева.

Нет комментариев