Балык Бистәсенең урамында сәүдә итүчеләре 25 сумга кәлшә сатып байыйлар ( ФОТОЛАР)
Яз җиттеме халык бакча эшләренә керешә.
Кемдер минем кебек вакыт җитмәгәнлектән,кемдер белмәгәнлектән яз көне орлыклар чәчеп мәшәкатьләнеп тормый. Аны барыбер язын саталар дип үз - үзен юатып ,вакыт җиткәч акча янчыгын кулына алып базарга чаба.
Базарда җаның теләгән барсы да бар.
Күптән түгел генә үзем дә ,көзен рәхәтләнеп кавын ашармын дип шуның үсентеләрен алырга уйладым.
Бәясе дә шалкан бәясе генә.
Кавын үсентесе ( нибары ) 25 сум торса, саргаеп беткән карбузныкын да 25 сумга куйганнар.
Бик мактап алар әле үсәчәк дип ышандыргач,кавынын алырга булдым.Әмма өметләрем генә акланмады. Утыркан кавыннарым 3 көн әчендә үлеп беттеләр.Югыйсә инде яшь баланы тәрбияләгән кебек карадым.
Шул вакыт уйга калдым, нигә сатып алучыга товарны мактап ,алдау юлына басалар икән.Ирексездән уйлап куясын,базарда сәүдә итүчеләр баемый кем баесын?
Нишләтәсен дөньясы шундый булгач.Бары тик бер өмет кенә тынычландыра,бәлкем киләчәктә намуслы сүәдәгәрләрне күрергә насыйп булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев