Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Тәберде-Чаллысы авылы мәдәният йортында үзешчән композитор Фәтхерахман Әхмәдиевне искә алу кичәсе узды

Тәберде-Чаллысы авылы мәдәният йортында үзешчән композитор, якташыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевне искә алу кичәсе узды.

Анда аның туганы Миннәхмәт Әхмәдиев, композиторның укучысы, бүгенге көндә үзе дә танылган композитор якташыбыз Илдус Низамов катнаштылар һәм Фәтхерахман Әхмәдиев язмышына кагылышлы истәлекләр белән уртаклаштылар. Котлы Бөкәштән Мөхәрләмовлар гаиләсе, Нәкыйф Сәләхиев, күрше-тирә авыллардан Ринат Галәвиев,Рөстәм Шәйдуллин,Ильмира Гайнетдинова, Газинур Җәләлов,Марсель Нотфуллин,Юлия Валеева, Алия Шәрәфиева кебек үзешчән артистларның әлеге кичәдәге музыкаль чыгышлары, гүя, композитор рухына олы дога , иҗатына зур бәя сыман кабул ителде.

фотоkomsomol-history.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев