Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык - Бистәсенең Шиланка авылында митинг узды

Шиланка авылында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы минтингны Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев ачып җибәрде.

Сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына авыл халкыннан тыш, кайткан кунаклар да күп килгән иде. Тәбрикләү сүзе белән "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лидия Касыймова, район опека һәм попечительләр бүлеге мөдире Гүзәлия Баһаветдинова чыкты. Алар үз чыгышларында бүгенге матур тормышның җиңү бәрабәренә яуланганын, батырлар үлемсезлеген янәдән искә алып үттеләр. Гаиләләрдә тәрбиягә алынган балалар Нина Ермакова, Альбина Ермакова, Диана Гуськованың сугыш темасына кагылышлы шигырләре исә бәйрәмгә үзгә рух өстәде. Шулай ук Шиланка авылында гомер итүче Анна Сергеева да үзе язган шигырьләрен укыды. Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алу, һәйкәлгә чәчәкләр салу, венок кую-тантананың дәвамы булды. Ә ахырда бергәләп чәй табыны янына утлы елларны кабат хәтердә яңарттылар, тыныч тормышның кадерен белик, сугыш афәте башка кабатланмасын дигән теләкләрен җиткерделәр. Бу көнне шулай ук «Георгиевская лента» акциясендә катнашып Л. Касыймова, Г.Баһаветдинова, Р.Мингалиева 70 кә якын лентаны халыкка өләштеләр.

Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев