Бәйрәм тантанасы сәгать 10.00 дә «Жир- безнең уртак йортыбыз" дигән театральләштерелгән тамаша, районыбызның авыл хуҗалыгы алдынгылары, иң яхшы спортчылары, үзешчән сәнгать осталары парады белән башланып китә. Алардан соң, балыкбистәлеләрне, кунакларны район башлыгы Илһам Валеев, башка рәсми затлар, кунаклар сәламли. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын, юбиляр парларны бүләкләү тантанасы була.
11.00 сәгатьтә самолетлар шоуын, Россия, Татарстан, Балык Бистәсе флагларын җилфердәткән парашютчыларны тамаша кылырга мөмкин булачак. 11.30 сәгатьтә көрәш бәйгесе башланып китә.
Концерт программасы ике сәхнәдә алып барыла. Аларда артистлар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясаячак. Теләге булганнар җыр, бию конкурсларында, бик күп төрле спорт уеннарында (баганага үрмәләү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, капчык сугышы, аркан тартышу, чүлмәк вату,гер күтәрү, кул көрәше һәм башкалар) үзләрен сыный алалар.
Балалар мәйданчыгында балалар үзешчән сәнгать коллективлары концерты, спорт уеннары оештырылачак .
13. 00 сәгатьтә ат чабышына старт бирелә.
Машиналарда узышу, авиашоу бәйрәмебезнең үзгә бер бизәге булыр шәт.
Быелгы Сабантуй бәйрәмендә "Балык бистәсе районында милли камыр ашлары җитештерүчеләр арасында милли сәүдә маркасы" фестиваль-конкурсына йомгаклар да ясалачак.
фото
Нет комментариев