Балык Бистәсенең Олы Мәшләк авылында Рифкат Мөхәммәтшин  исемлегенә турнир узды
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Олы Мәшләк авылында Рифкат Мөхәммәтшин исемлегенә турнир узды

Бу шимбәдә Олы Мәшләктә авылы җирлеге башлангычында , биредә шактый еллар мәктәп директоры вазыйфасын башкарган, талантлы җитәкче, Рифкать Мөхәммәтшин истәлегенә волейбол турниры узды.

Турнирда 8 команда катнашты. Бу көнне бистәлеләр янәшәсендә Мамадыш районы командасының да катнашуы тамашачыны нык куандыра төште. Ә тамашачыга килгәндә, алар спорт залын ике катта тутырыпкүзәттеләр. Бәйге җиңүчесе булып Балык Бистәсе яшьләр командасы танылды. Икенче урынга да Балык Бистәсеннән килгән спортчылар- ветераннар командасы лаек булды. Бәйге хуҗалары исә өченче урын белән ризалаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне Ленар Гаянов (эшмәкәр), Камил Газизов (Кызыл Йолдыз урманчылыгы баш урманчысы), Раил Бариев (ПО"Кама" җитәкчесе) әзерләгән иделәр. Ярышта катнашучылар кунакчыллыклары өчен Олы Мәшләк мәктәбе коллективына зур рәхмәттә калдылар.

Фотолар автордан.


Нет комментариев