Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык - Бистәсенең мәшгульлек үзәге балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштыра

Балаларның җәйге чорда мәшгуль булулары зур әһәмияткә ия. Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру белән Мәшгульлек үзәге шөгыльләнә. Вакытлыча эшкә урнашып, балалар җәйге каникул чорында хезмәт хакы да алалар. Безнең районда күпме балалар июнь аенда эшкә урнаштырылган? Шундый сорау белән без Балык Бистәсе районы мәшгульлек үзәге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нина Тюринага...

- Безнең үзәк балигъ булмаган гражданнарга профориентация хезмәте күрсәтү максатыннан район мәгариф бүлеге һәм "Акчарлак" балалар социаль приюты белән килешүләр төзеде. Хәзерге вакытта 14 яшьтән 18 яшькәчә булган укчыларның 37 се эшкә урнашкан. Шулар арасыннан 32 се Зур Мәшләк мәктәбе укучылары. Алар "Шәмсетдинов" крестьян-фермерлык хуҗалыгында яфрак азыгы хәзерләүдә эшлиләр. "Акчарлак" балалар социаль приютында тәрбияләнүче 5 бала үз участокларында үсемлекләргә су сибү һәм чүптән чистарту белән мәшгульләр. Алар арасында ике бала балигъ булмаган гражданнарны хокук бозу очракларын кисәтү бүлегендә исәптә торучылар категорисенә керә.

Республика һәм җирле район бюжетыннан балаларга хезмәт хакы түләү өчен акча бүлеп бирелә. Хезмәт хакы түләү мәшгульлек үзәге аша үткәрелә (һәр баланың исәп хисабына бер ай календарь көннәр өчен 1275 сум күләмендә материаль ярдәм һәм эш бирүче (работодатель) хезмәт хакы күчерә). Мисал өчен "Шәмсетдинов" крестьян-фермерлык хуҗалыгында бу сумма 1064 сум тәшкил итә.

Муниципаль район башлыгы тарафыннан балигъ булмаган 14 яшьтән 18 яшькәчә гражданнарны эшкә урнаштыру турында махсус карар кабул ителде. Быел мәшгульлек үзәгендә укучы балаларны эшкә урнаштыру өчен 110 урын каралган. Якын вакытларда Балык Бистәсе икенче мәктәбе дә 20 укучыны эшкә урнаштыруны оештырачак. Без башка мәктәпләрнең дә бу мәсьәлә белән кызыксынуларын һәм үтәүләрен телибез. Бер яктан балалар хезмәт хакы алсалар, икенче яктан - ялларын файдалы итеп уздыралар. Билгеле булганча алар мәшгуль булсалар тискәре уйлар уйларга вакытлары да калмый.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев