Балык Бистәсенең “Мишутка” бакчасында милли бәйрәм узды
Җәмгыять

Балык Бистәсенең “Мишутка” бакчасында милли бәйрәм узды

"Халыкара телләр көне"н "Мишутка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә дә билгеләп үттеләр.

Әдәби-музыкаль чара бакчаның бәйрәмчә бизәлгән залында булды. Татар һәм рус теле тәрбиячеләре Мәдинә Шамарданова белән Гөлназ Билалова балаларга туган тел, һәр милләтнең үз теле булуын, телнең гореф-гадәт, милли бәйрәм, йола, җыр-бию әкиятләрдә саклануы турында сөйләделәр. Балалар татар һәм рус халык җырларын башкарды, "Куш кулым", "Төймә-төймә", "Түбәтәй", "Ручеек" җыр-биюле уеннарда да теләп катнашты. Соңыннан сабыйлар шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр дә әйтештеләр.

Гөлназ зарипова.


Нет комментариев