Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең кулинария ризыкларын чират торып алалар

Дистә еллардан үк үзәк ашханә каршысында эшләгән кулинария бүлеге райондашларыбызны тирә-юндә беренчеләрдән булып татлы тортлары, тәмле ризыклары белән сөендерде.

Берничә ел элек аны яңартып, заманча җиһазлар урнаштырып халкыбыз ихтыяҗын тулырак канәгатләндерү максатыннан менә дигән фабрика итеп үзгәрткәннәр, дисәк тә арттыру булмас. Ә эшне, озак еллар дәвамында район икмәк комбинатында хезмәт куйган технолог, Минсафа Хәсәнова җитәкчелегендә башлаулары күпләрнең күңеленә хуш килә. Чөнки ул үз тирәсенә яхшы, тирән белемле һәм инециативалы белгечләрне, үз эшләренең чын осталарын туплый алуы белән элеккеге елларда да күп макталды. Бүген дә биредә үз янына Фәридә Гилемханова, Минзирә Бәдретдинова Лилия Мөхәммәтшина кебек оста куллы кулинарларны эзләп тапкан. Бездә хезмәт кешесенә башкарган гамәлләренә карап бәя бирү гадәте бар бит. Алар да монда бүгенгесе көнне ике дистәдән артык төрдә татар халык ашлары-өчпочмаклар, пәрәмәчләр, чәк-чәкләр һәм күп төрле телне йотарлык итеп пироглар җитештерәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, алар әзерләгәп прдукция кибет киштәләрендә озак ятмый. Алар һәр айда берәр миллион сумлык ризыклар җитештереп реализациялиләр. Моннан тыш әле район үзәгендә һәм авылларда яшәүчеләрдән заказлар да кабул итәләр. Шуңа эшләре дә бик киеренке. Район икмәк кибете сатучылары Дания Сөнгатуллина белән Зөлфия Зиннәтуллиналарның әйтүләренә караганда килгән кунаклар һәм шәһәр кешеләре дә безнең кулинария фабрикасы товарларын бик яратып алалар икән. Аның һәркайсына күңел җылысын биреп һәм бүгенгесе көнне аеруча күп итеп төрле тәмләткечләр химик өстәмәләр кушмыйча җитештергәнгә халкыбыз да үз итә аларның пирогларын.

Рәсемдә данлыклы кулинарларыбыз Фәридә Гилемханова, Минзирә Бәдретдинова, Лилия Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев