Котлы Бөкәш "Дуслык" балалар бакчасында эшли башлавыма шактый еллар инде. Коллективыбыз тату, бердәм. Һәр иртәдә нәниләрне җылы, якты бүлмәләрдә каршы алу, аларның шат, көләч йөзләрен күрү җанга рәхәтлек өсти торган мизгелләр. Ата-аналар да балаларны бакчага теләп йөртәләр, алар белән уртак фикердә булып кулга-кул тотынып эшлибез. Һәр җәйдә буйыйсын буяп, җыясын...
Котлы Бөкәш "Дуслык" балалар бакчасында эшли башлавыма шактый еллар инде. Коллективыбыз тату, бердәм. Һәр иртәдә нәниләрне җылы, якты бүлмәләрдә каршы алу, аларның шат, көләч йөзләрен күрү җанга рәхәтлек өсти торган мизгелләр. Ата-аналар да балаларны бакчага теләп йөртәләр, алар белән уртак фикердә булып кулга-кул тотынып эшлибез. Һәр җәйдә буйыйсын буяп, җыясын җыештырып дигәндәй, бакчага ремонт ясала. Җитди төзекләндерү эшләренә иганәчеләр дә эзләми булмый әлбәттә. Яңгыр яуган саен су үткәргән түбәләрне, ачсаң ябылмый торган агач ишекләрне тимеренә алыштыру, бакча янәшәсенә койма тоту-боларына безнең көч кенә җитмәс иде. Район башлыгы Илһам Валеевка зур рәхмәтлемен, йомыш белән килгән чакларымда беркайчан да кире борып чыгармады. Быел исә ярдәм сорап "Кулон" агрофирмасы җитәкчесе, якташыбыз Альберт Фәхретдинов ишеген дә шакырга туры килде. Югарыда санап үтелгән эшләр аның булышлыгы белән эшләнде. Түбә ябар өчен материалны Казаннан кайтарттырды ул, акчасын күчерде. Урам якка, подвалдагы һәм янгыннан саклану (щитовой) бүлмәләренә тимер ишекләр куйдыру, бакча янына 60 метрда койма тоту да-аның хисабыннан булды. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр сыман. Биектаудан Гыйльметдин Бәдретдинов, Вакыйф Шәйдуллин, Фәнис Мөхәммәтҗановлар исә балалар бакчасындагы ике группага җәен коляскалар, кышын чаналарны явым-төшемнән саклар өчен япма (навес) ясар өчен материаллар бирделәр. Бакчадагы беседканың түбәсен ябарга калай материалы белән булыштылар. Әнә шундый хезмәтләрдән соң бакчабыз тышкы яктан да яңарды, матурланды. Изгелек, шәфкатьлелекнең югалмавына тагын бер инандым. Аллаһының рәхмәтенә ирешсәгез иде барчагыз да. Балалар бәхете өчен кылган изгелекләрегез үзегезгә дә меңе белән кайтса иде дигән теләктәмен.
Фәридә Мөхәммәтҗанова,
"Дуслык" балалар бакчасы мөдире.
Нет комментариев