Күки "Кояшкай" балалар бакчасында да матур бәйрәмнәр һәрдаим булып тора. "Әниләр көне" уңаеннан да, 28 нче ноябрь көнне, матур бәйрәм иртәсе булып узды.

Бәйрәмдә балаларның әниләренә багышланган матур җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре килгән әниләребезнең күнелләрен күтәрде.


Әниләр үзләре дә сәләтләрен күрсәттеләр, төрле иҗади бәйгеләрдә катнаштылар. Ахрдан уз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә бүләк иттеләр.Һәр әнигә дә бәйрәм охшады. Менә шулай итеп, безнең балалар бакчасында күркәм, күңелле бәйрәм булып узды.



Нет комментариев