Күгәрчен авыл җирлегендә халыкны аралыштырырлык, күрештерерлек файдалы, саваплы гамәлләр кылынып кына тора.Үткән шимбәдә исә биредә "Изгеләр ашы" узды. Бәйрәмгә өч йөздән артык кеше җыелган иде. Алар өчен 8 казанда ризык әзерләнде. Авылдашлары Айрат Сафин һәм Эльмира Мингарипова табынга сарык, 20 якын кеше тавык, бик күпләр бәлеш, төрле тәм-томнар белән килгән...
Күгәрчен авыл җирлегендә халыкны аралыштырырлык, күрештерерлек файдалы, саваплы гамәлләр кылынып кына тора.Үткән шимбәдә исә биредә "Изгеләр ашы" узды. Бәйрәмгә өч йөздән артык кеше җыелган иде. Алар өчен 8 казанда ризык әзерләнде. Авылдашлары Айрат Сафин һәм Эльмира Мингарипова табынга сарык, 20 якын кеше тавык, бик күпләр бәлеш, төрле тәм-томнар белән килгән иделәр. Авыл җирлеге бюджетында хезмәт куючы хезмәткәрләр килгән сый-нигьмәтләрдән табын әзерләделәр. "Изгеләр ашы"нда Казаннан килгән Рөстәм хәзрәт вәгазь укыды, ә аның улы Хәмзә корьәннән сүрәләр укыды. Бәйрәмгә килүчеләр өйлә намазында катнаштылар . Бәйрәмгә килүчеләр авыл җирлеге башлыгына, мәҗлесне оештыруда башлап йөрүчеләр- Ильдус Моталлапов,Дамир Каримуллин, Камил Шәмсевәлиев, Мансур Калиевка зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Автор Вазыйх Фатихов.
Нет комментариев