Балык Бистәсенең Күгәрчен мәдәният йортында 80 нче еллар дикотекасы” үтте
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Күгәрчен мәдәният йортында 80 нче еллар дикотекасы” үтте

Узган атнада Күгәрчен мәдәният йортында булып узган "80 нче еллар дикотекасы" урта буын, өлкән яшьтәгеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Әлеге чара авылдашлары Марсель Җәләловның иҗади башлангычында оештырыла. Мәдәният йортына җыелган халык иң әүвәл сәхнәдә чыгыш ясаган күрше авыл үзешчәннәренең җыр-моңнарыннан рухи азык алса, соңрак фойеда 80 нче еллар биюендә катнашып рәхәтләнеп ял итте. Күгәрченлеләр оештыручыларга да, килгән кунакларга да ихлас рәхмәттә калдылар, "Башлангычы матур. Дәвамлы да булсын", дигән теләкләрен җиткерделәр.

Нет комментариев