Балык Бистәсенең иң яхшы автомобильчесе ачыкланды
Узган шимбәдә Балык Бистәсе ДОСААФ автомәктәбе базасында район ЮХИДИ Кубогына автомобильчеләр ярышы булып узды. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйгедә барлыгы 13 автомобильче катнашты. Күчмә Кубокны автомәктәпнең тәжрибәле укытучы-инструкторы Валентин Чернов яулады. Икенче урынга башкарма комитет хезмәткәре Алисә Гыйлемҗанова чыкты. Казандагы "Багира" автомәктәбе директоры Марат Ишмөхәммәтов өченче урынны алды. Илгиз...
Узган шимбәдә Балык Бистәсе ДОСААФ автомәктәбе базасында район ЮХИДИ Кубогына автомобильчеләр ярышы булып узды. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйгедә барлыгы 13 автомобильче катнашты.
Күчмә Кубокны автомәктәпнең тәжрибәле укытучы-инструкторы Валентин Чернов яулады. Икенче урынга башкарма комитет хезмәткәре Алисә Гыйлемҗанова чыкты. Казандагы "Багира" автомәктәбе директоры Марат Ишмөхәммәтов өченче урынны алды.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев