"Делфин" спорт комплексында өлкән яшьтәге хатын кызларның "Сәламәт бул" клубы оешуына быел 6 ел тулды.
Бүгенгесе көнне әлеге клубта 45 кеше шөгыльләнә. Алар атнага ике мәртәбә фитнес залга, бер мәртәбә бассейнга йөриләр. Алар бүген үзара дус-тату яшәүче олы гаиләне хәтерләтә. Шушы көннәрдә генә клубка йөрүчеләр үзләренең бәйләгән, теккән, чигеп эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар.
Нет комментариев