Балык Бистәсенең әчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Җәмгыять

Балык Бистәсенең әчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Октябрь революциясе яшьтәше совет милициясенә 10 ноябрьдә 100 яшь тулган булыр иде. Тик 2011 елда милицияне полициягә үзгәртеләр дә куйдылар. Хәер, исеме үзгәрсә дә максат-бурычлары шул бер инде. Ул да булса,гражданнарыбызның иминлеген,тынычлыгын тәэмин итү,административ хокук бозуларны, җинаятьләрне кисәтү, шәхси, дәүләт,башка төрле формадагы милекне саклау. Безнең район милицясенең (полициясенең) бай тарихы...

Октябрь революциясе яшьтәше совет милициясенә 10 ноябрьдә 100 яшь тулган булыр иде. Тик 2011 елда милицияне полициягә үзгәртеләр дә куйдылар. Хәер, исеме үзгәрсә дә максат-бурычлары шул бер инде. Ул да булса,гражданнарыбызның иминлеген,тынычлыгын тәэмин итү,административ хокук бозуларны, җинаятьләрне кисәтү, шәхси, дәүләт,башка төрле формадагы милекне саклау.

Безнең район милицясенең (полициясенең) бай тарихы бар. Намуслы,тырыш хезмәтләре, кирәк чакта батырлыклары белән районда хокук тәртибен саклауга лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләр дә байтак. Совет милициясендә, росссия полициясендә хезмәт иткән фидакарьләр дә күп. Илдус Мотталапов әнә шундыйларның берсе,- диде безнең хәбәрчебезгә эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов. 1986-87 елларда ул Мәскәү десант группасы составында Әфганстанда инернациональ бурычын үтәгән. Бу хакта җәелеп китеп сөйләргә яратмаса да, батырлык үрнәкләре күрсәтүе турында күкрәгендәге медальләре сөйли. Армиядән кайткач район эчке эшләр бүлегенә эшкә килә Илдус. 1992 елдан 2013 елга кадәр җинаятьләрне ачу бүлегендә хезмәт итә. Бик күп җинаятьләрне ачуда катнаша. Шуларның берсе хәтерендә аеруча нык уелып калган. 1994 елның җәендә Күгәрчен авылында, үз йортының подвалында ир кеше мәете табыла. Аның явызларча үтерелүе, йорттан шактый зур суммада акча да югалуы ачыклана. Бу ул заман өчен резонанслы җинаятне ачуны Татарстан Эчке эшләр министрлыгы үз контроле астына ала. Бер атна эчендә шаһитларны, күрүчеләрне, шиклеләрне ачыклау буенча зур эш башкарыла. Авылдагы һәр шикле кеше "энә күзеннән " үткәрелә. Тикшерүчеләрнең йокысыз төннәре бушка үтми,"йомгакның очы" табыла, оператив мәгълүмат туплана. Нәтиҗәдә ике җинаятьче, берсе балигъ булмаган үсмер, тоткарланалар. Кире какмаслык дәлилләр астында гаепләрен тулысынча таныйлар һәм хөкем ителәләр.

Айрат Пулатов эчке эшләр органарында хезмәтен 1993 елда кече оператив хезмәткәр буларак башлый. 2006-2011 елларда Теләче районының криминал милициясен җитәкли. 2011елдан 2014 елга кадәр Балык Бистәсе эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлегендә өлкән оперуполномоченные булып эшли. Полиция подполклвнигы дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Айрат Пулатов 2001 елда Чечен Республикасының Гудермес шәһәрендә хезмәт итә.

Ветеран хатирәләреннән: 1997 елда Балык Бистәсендәге бер йортта ир-егет мәете табыла. Янәшәсендә канга буялган балта да аунап ята. Тикшерүчеләр "кайнар эздән" җинаятьчене Яр Чаллы шәһәрендә яшәвен ачыклыйлар. Оператив-эзләнү чаралары барышында җинаятьче Мәскәү шәһәрендә тоткарлана һәм 12 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге тарихыннан мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин булыр иде әлбәттә.

Илгиз Жамалиев.

фотоhttp://курьер-льгов.рф


Нет комментариев