Балык Бистәсенең  “Березка” балалар бакчасында эшләүче Рушания Фәттахова үз эшен яратып башкара
Җәмгыять

Балык Бистәсенең “Березка” балалар бакчасында эшләүче Рушания Фәттахова үз эшен яратып башкара

Һәр көн иртән башкалар кебек үк эшкә ашыга ул. Әти-әниләре җитәкләгән нәниләрне каршы алу, алар дөньясы белән яшәү-татлы сут булып аның тамырларына йөгергән. Игелекле булуы исә карашында ук чагыла. Хәер, балалар бакчаларында очраклылар эшли дә алмас иде. Хезмәттәшләре аны итәгатьле, ярдәмчел буларак бәяләсә, нәниләргә әниләре кебек якын, кадерле ул. Район...

Һәр көн иртән башкалар кебек үк эшкә ашыга ул. Әти-әниләре җитәкләгән нәниләрне каршы алу, алар дөньясы белән яшәү-татлы сут булып аның тамырларына йөгергән. Игелекле булуы исә карашында ук чагыла. Хәер, балалар бакчаларында очраклылар эшли дә алмас иде. Хезмәттәшләре аны итәгатьле, ярдәмчел буларак бәяләсә, нәниләргә әниләре кебек якын, кадерле ул.
Район үзәге "Березка" балалар бакчасының кече тәрбиячесе Рушания Фәттахова хакында коллективтан, әти-әниләрдән бары җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. 32 ел гомерен әлеге тынгысыз, җаваплы хезмәткә багышлаган ул. Аның группасында тәрбияләнүчеләрнең үсеп җитеп гаилә корганнан соң, сабыйларын янәдән "Березка" балалар бакчасына китерүләре дә аларга ышаныч баглаганнан.
- Бала күңеле язылмаган ак кәгазь. Аны яулар өчен үзгә ярату, мәхәббәт кирәк, - ди Рушания ханым бу хакта. -Дөрес, тәрбиянең төп өлеше - укырга, санарга өйрәтү--биредәге тәрбиячеләр, педагоглар җилкәсендә. Шулай да балаларны күз уңында тоту һәркайсыбыз җаваплылылыгында.
Әйе, сабыйга тәүге тәрбия гаиләдә салынса, аның дәвамы мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә. Төркемдә ничә бала булса, һәркайсының үз холкы. Алар күңеленә ачкыч табу үзе үк сабырлык, ягымлы булуны сорый. Кече тәрбияче Рушания Фәттаховада әлеге сыйфатлар җитәрлек. Шуңа да яраталар, үз итәләр аны нәниләр.
- Яныңа килеп иркәләнгән баланы ничек сөймисең дә, ничек аларның кечкенә генә уңышына куанмыйсың инде?! Быел мин әзерлек төркемендә эшлим. Җәйге яллардан соң алар тагын да буйга үсеп, ныгып киләләр. Шул арада да сагынып өлгерәм үзләрен, - ди ул.
Һәр баланың мөмкинлекләренә ышанырга, табигатьтән бирелгән яхшы сыйфатларын ача белергә кирәк. Кечкенә генә булсалар да аларның үз фикере, үз дөньясы, дип саный тәрбиячеләр. Бер-берсенә карата игътибарлы, дус булу да бакчада формалаша.
- Коллективта барыбыз да аңлашып эшлибез. Кайсы гына хезмәткәребезне алсак та мактауга лаеклы. 32 ел хезмәт стажы булган Рушания апа күпләргә үрнәк. Хезмәтендә җаваплылылык тоеп, һәр эштә башлап йөри ул. Бу көннәрдә аңа 55 яшь тула. Әле тагын күп еллар бергәләп эшләрбез, дип өметләнәм, - ди "Березка" балалар бакчасы мөдире Розалия Габитова.
Әлеге сүзләргә өстәп "Амин!" диясе һәм юбилярга киләчәктә дә якты, мул тормыш, исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер телисе килә.
Фәрвәз Каюмова.

Нет комментариев