Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең “Березка” балалар бакчасында эшләүче Әнисә Сафина һәр баланы үз баласыдай күрә

Саубуллашып балалар бакчасы капкасыннан чыгуга, уйлары белән бергә-бер калды ул. Көзге җил чәчләрен тузгытып, колак яфракларын иркәләде. "Кояшлы булсаң да салкының бар шул синең",-диде ул, үз-үзенә сөйләнеп. Ире Рәшитнең көтелмәгән вафатыннан соң тормышка кайтуына, дөньясын оныттырырлык эше булуына сөенеп тә куйды. "Нишләр идем бер гамьсез өйдә ятсам, ә болай балалар...

Саубуллашып балалар бакчасы капкасыннан чыгуга, уйлары белән бергә-бер калды ул. Көзге җил чәчләрен тузгытып, колак яфракларын иркәләде. "Кояшлы булсаң да салкының бар шул синең",-диде ул, үз-үзенә сөйләнеп. Ире Рәшитнең көтелмәгән вафатыннан соң тормышка кайтуына, дөньясын оныттырырлык эше булуына сөенеп тә куйды. "Нишләр идем бер гамьсез өйдә ятсам, ә болай балалар белән мәшгуль булып көн узганы сизелми дә".
...Район үзәгендәге "Березка" балалар бакчасына эшкә килүе көтмәгәндә булды Әнисә Сафинаның. Аңа кадәр район җәмәгать туклану предприятиесендә сатучы булып, соңрак коммуналь хуҗалык оешмасында дистәләрчә еллар хезмәт куюына күнеккән дә иде югыйсә. Ә менә балалар бакчасына кече тәрбияче кирәк икән, дигән хәбәрне ишетүгә аяклары үзеннән-үзе "Березка" балалар бакчасы мөдире янына алып килде. Гаризасын язды, берсүзсез кабул да иттеләр. Шау-шулы балалар дөньясының үзенеке икәнлеген беренче көннән үк тойды ул. Сабыйларның гөнаһсыз карашлары, самими елмаюларында җанны җылытырлык илаһи көчләр дә бар шул.
-Беркайчан да, бу эшкә ник килдем икән, дигән чагым булмады,-ди Әнисә, беренче көннәрен хәтерләп. -Тәрбиячеләр, ата-аналар белән аңлашып эшлибез. Мин һәр баланы үз баламдай күрәм. "Улым", "кызым" диеп эндәшү аларны миңа тагын да якынайта. Бик әйбәтләр шул алар, эшебез дә, шөкер, җай гына бара.
Бүгенге көндә ул кечкенәләр группасы белән эшли. Нәниләргә игътибарлы булу, аларны вакытында ашату, уен-йокы бүлмәләрен чиста тоту-кече тәрбияченең төп вазыйфалары. Моннан тыш җаваплылык та зур, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк.
-Бездә очраклылык дигән нәрсә юк. Балаларны яратмасаң эшләп тә булмас иде. Әнисә апада кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары көчле. Аның йомшак күңелен сизгән нәниләр үзләре үк аның тирәсенә елышалар. Хезмәтенә тел-теш тидерми эшли, шуңа күрә хөрмәте дә зур,-ди тәрбияче Алсу Вәлиева, хезмәттәше хакында.
Әйе, бер-береңә иңне куеп эшләгәндә генә уңышларга ирешеп буладыр. Ни дисәң дә, бакча-бала өчен әни-әтиләре эштә вакытта калдырып тору урыны гына түгел, ә кечкенәдән үк тәртип-тәрбиягә өйрәнү, яшьтәшләре белән аралашу, җәмгыятьтә яшәргә өйрәтүче мөһим тәрбия учагы да. Монысын инде һәркем аңлый. Бәйрәм чараларының биредә гөрләп узуы, ата-аналарның бакча хезмәткәрләренә җиткергән рәхмәтләре дә юкка түгел.
-Тормышта үз урыныңны табу, дигән сүз бар. Мин дә тикмәгә генә балалар бакчасына эшкә килмәгәнмен. Иң авыр чакларымда да шушы балалар янында булу миңа җиңеллек бирде. Югыйсә, үземнең кызларым, сөеп туймас оныкларым да бар. Әмма бу хезмәтнең үзгә тәме, татлылыгы якын,-ди Әнисә.
Бүген бакчада тәрбияләнүче нәниләр киләчәктә тәүфыйкълы, иманлы егет-кызлар булып үсеп җитәрләр. Чөнки алар янәшәсендә хезмәтенең чын осталары, белемен, тәҗрибәсен эшкә җигеп, йөрәк җылысы белән яраткан тәрбиячеләре бар. Шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үткән Әнисә Сафина да шуларның берсе. Хезмәттәшләре, дуслары изге теләкләрен җиткерәләр икән, бу да аңа булган хөрмәт, ихтирам билгесе. Ике "5" лелек белән үткән юлы киләчәктә дә якты, матур булсын дигән теләкләргә без дә кушылабыз.
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев