Район үзәгендәге "Березка" балалар бакчасы коллективының эш-гамәлләрен башкаларга үрнәк өлге итеп куярлык.
Очраклы хезмәткәрләр юк биредә, һәммәсе дә бай тәҗрибәлеләр. Район күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашып күпләре җиңүгә ирешкәннәр. Ел саен үткәрелә торган "Ел тәрбиячесе" конкурсындагы уңышлары белән дә мактанырлыклары бар. Моңа кадәрге бәйгеләрдә Миләүшә Гыйниятова, Гөлнара Сабирова, Елена Прохорова, Елена Маслова "Ел тәрбиячесе"нә лаек булсалар, быелгы конкурста Ольга Лаврентьева әлеге исемгә дәгъва кыла. Һәр эш алдыннан үзара киңәшләшү исә коллективта күркәм гадәткә әверелгән. Әлеге рәсемдә дә шул мизгел сурәтләнгән. Тәрбиячеләр (сулдан уңга) Миләүшә Гыйниятова, Ольга Лаврентьева, Лилия Хамматова, Елена Маслова, Елена Прохорова өлкән тәрбияче Галина Карпеевадан киңәш-фатыйха алалар. Сүз уңае шуны да искәртеп үтик, кичә район күләмендә" Ел тәрбиячесе" конкурсы булып узды.Әлеге бәйге, аның җиңүчеләре хакындагы язмабыз белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев