Балык Бистәсендәге Күгәрчен авылын су басу куркынычы яный
Су басу авылның 1300дән артык кешесенә зыян салырга мөмкин.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Балык Бистәсендәге Күгәрчен авылына су басу куркынычы яный. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген көндез мониторинг вакытында буадагы торба янында җирнең юылып ашалганлыгы ачыкланган. Биредән Түбән Тимерлек авылына җирле юл уза.
Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме әлеге районда буаның төзек калуына шик белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев