Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә юллар яңартыла

Узган атнада М-7 "Волга" федераль трассасында 30 километр озынлыгында яңартылган, киңәйтелгән юл файдалануга тапшырылды. Ул зур чара буларак билгеләп үтелде.

Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин катнаштылар. Тантанага районыбыз башлыгы Илһам Валеев та чакырулы иде. Яңа Арыш авылы янәшәсендә узган фатыйхалы чарада күз игьтибарына ташланырлык яңалыклар биниһая иде. Яңа Арыш белән Нырсы юлларын җәяүлеләр өчен һава кичүе белән тоташтырганнар. Олы юл ике полосадан дүртлегә әйләнгән. Элек бу трассадан тәүлегенә 11 мең транспорт средствосы узган булса, инде бүгенге көндә сәгатенә 6 мең автомобильне үткәрү мөмкинлеге туган. Яңартылган юлның ике километры безнең җирлеккә керә.

Автор Вазыйх Фатыйхов.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев