Бүгенгесе көнне алар 305 километр асфальт юлны даими рәвештә кардан чистартып торалар. Бу максаттан кыш айларында юлларда эшләү өчен 14 берәмлек техника әзерләнгән. Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында рейска чыгарга әзер. Һәр көнне 6 техника тәүлек буена юлларда йөри. Быел биредә юлларга тарату максатыннан составында 20 процент тоз булган 7,5 мең тонна ком катнашмасы хәстәрләгәннәр.
Нет комментариев