Балык Бистәсендә яшәүче Җамалиевлар гаиләсендә виноградлар быел нык уңган
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшәүче Җамалиевлар гаиләсендә виноградлар быел нык уңган

Быелгы җәй хикмәтле килде. Әүвәл салкын яңгырлары белән күңелгә шом йөгертсә дә, соңрак җылылары белән кинәндерде. Иген уңармы, яшелчә, җиләк-җимеш булырмы, дип шөбһәләнгән авыл халкы көзен уңышны мул җыйды. -Виноградның берничә сортын үстерәбез. Бүгенгесе көнне тәлгәшләре сыгылып тора. Каен җиләгенең кызыл һәм ак сортлары әле дә бакчада пешеп утыра. Карбыз-кавыннар...

Быелгы җәй хикмәтле килде. Әүвәл салкын яңгырлары белән күңелгә шом йөгертсә дә, соңрак җылылары белән кинәндерде. Иген уңармы, яшелчә, җиләк-җимеш булырмы, дип шөбһәләнгән авыл халкы көзен уңышны мул җыйды.

-Виноградның берничә сортын үстерәбез. Бүгенгесе көнне тәлгәшләре сыгылып тора. Каен җиләгенең кызыл һәм ак сортлары әле дә бакчада пешеп утыра. Карбыз-кавыннар артык эре булмасалар да татлылыгы ягыннан Әстерханныкыннан һич калышмый,-ди Балык Бистәсеннән Рәмзия Җамалиева.

Кыяр, помидор кебек яшелчәләрне теплицада үстереп апрель азагы-май башында ук авыз итәргә өлгергәннәр инде. Көннәр матур торганлыктан, эшләргә дә күңел үсте, уңышы да күп булды, ди Җамалиевлар.

Автор Фәрвәз Каюмова.

фото Ru.123rf.com


Нет комментариев