Бу атна башында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендә яңартылган китапханә һәм паркны ачты. Габдулла Тукай исемен йөртүче әлеге ял һәм китап уку паркы Рөстәм Миңнеханов башлангычында игълан ителгән «Парклар һәм скверлар» елы кысаларында яңартылган. Әлеге программа буенча республикада барысы 143 заманча парк һәм сквер барлыкка килгән. Шуның 75...
Соңгы вакытларда поселокның үзәк урамына барып тоташкан Кама ярына агылучы машиналар, җәяүле балыкбистәлеләр, кунакларның саны ишәйгәннән-ишәя бара.Бу очраклы гына хәл түгел, елга ярындагы ял мәйданчыгы көннән-көн яңарышлары белән үзгәреп тора, матурая төшә. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2015 ел " Парклар һәм скверлар" елы буларак игьлан ителгәннән соң, әлеге мәйданчык та шушы республикакүләм программага кертелде. Шул нигездә быел мәйданчыкның шактый өлешенә брусчаткалар җәелде, яр буйлары зәвыклы реконструкция кичерде. Биредә әле дә яңарту, төзекләндерү эшләре дәвам итә. Якын вакытларда скамейкалар урнаштыра башлаячаклар.
-Мондый парк-скверлар район үзәгендә өч ноктада барлыкка киләчәк. Аларны төзү өчен республика бюджетыннан алты миллион ярым сум акча бүлеп бирелде. Шушыңа өстәп районнан өч миллион ярым сум бүленәчәк. Ягъни, барысы ун миллион сумлык төзекләндерү, җиһазлау эшләре башкарачакбыз.Төзү эшләрен "Спец.Тех" җәмгыяте төзүчеләре алып бара,-ди район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктура буенча урынбасары Данис Низамов.
Поселокның Сабантуе уза торган мәйдан территориясендә дә шактый күләмле эшләр башкарылган инде: 520 квадрат метрда брусчатка җәелгән, ике капка куелган. Бу көннәрдә төзүчеләр биредәге территорияне тимер челтәрле койма белән тотып алу белән мәшгульләр.
Вазыйх Фатыйхов.
Тулырак язманы гәҗитебезнең киләсе санында укыгыз.
Автор фотолары.

Нет комментариев