Балык Бистәсендә Яңа елга әзерләнәр
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Яңа елга әзерләнәр

Муниципаль район башкарма комитеты карары нигезендә быел да Яңа елга хәзерлек йөзеннән оешма-учреждениеләр арасында иң яхшы бизәлешкә конкурс игълан ителде.

Район үзәгендә Яңа ел парадында катнашучы автотранспортның бизәлеше, иң яхшы Кыш бабай һәм Кар кызы да билгеләнәчәк. Халыкның массалы ял урыннары булган биш мәйданчыкны быел зәвыклы итеп бизәү эшләре башланып китте. Бәйрәм көнне абруйлы комиссия Яңа елга хәзерлекне тикшереп бәя бирәчәк.

Фото: редакция архивыннан алынды.


ел

Нет комментариев