«Ак Барс» Яшьләр үзәгендә сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче республикакүләм «Сәмрух-2016» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды.
Аның кысаларында «Сәләт»нең 2016 нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, иң актив яшьләр, иң зур уңышка ирешкән проектлар билгеләп үтелде. Безне сөендергәне, "Ел паблигы" номинациясендә "Югары Тегермәнлек Сәләт клубы" җиңү яулады.
Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырыла. 2016 нчы елда «Сәләт» проектларында 12 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашты. Аларның иң-иңнәре «Сәмрух-2016» ел премиясендә үзен тагын бер кат күрсәтә алды.
Быел премия 8 номинация буенча уздырылды. Җитәкче эше-башкалар булдыра алмаганны булдыра алу. «Ел директоры» номинациясендә Альбина Кадыйрова җиңүче дип танылды. Аны «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркы директоры Антон Грачев; «Сервис стиль» компанияләр төркеме генераль директоры Лениза Ризванова тәбрикләде.
Безне сөендергәне, "Ел паблигы" номинациясендә "Югары Тегермәнлек Сәләт клубы" җиңү яулавы. Тегермәнлеклеләрне Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Марат Гарифуллин котлады.
Нияз Шәйдуллин.
Нет комментариев