Салым службасы 18 ноябрьдә 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр, 19 ноябрьдә 10.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр" көннәре уздыра.
Бу көннәрдә һәркем физик затларга милек, җир, транспорт салымнары исәпләү һәм түләү тәртипләре турында кирәкле мәгълүмат ала алалар.
Салым службасы хезмәткәрләре сезгә милек салымнарын кем, күпме, кайсы срокларда түләргә тиешлеге, ставкалар, ташламалар турында тәгаенләп сөйләрләр, кызыксындырган башка сорауларга җавап бирерләр.
Теләге булганнар шунда ук Россия Салым службасының "Физик затлар өчен шәхси кабинет" интернет-сервисында теркәлә алалар. Бу очракта үзең белән шәхесне раслаучы документ, физик затны исәпкә кую турындагы белешмә алып килү зарур. Салым службасы хезмәткәрләре шәхси кабинет һәм Россия Салым службасының башка онлайн сервислары белән эшләү тәртипләрендә аңлатып күрсәтәчәкләр.
Фото
Нет комментариев