Узган атна ахырында Балык Бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы комиссиясенең агымдагы елдагы беренче утырышы булды. Анда полиция участок уполномоченныйларының, җирле үзидарә органнарының наркотик, психотроп матдәләр ясау һәм куллану притоннарын ачыклау буенча уртак эшчәнлеген оештыру; яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауда «Форпост» берләшмәләренең тоткан роле; наркотик, психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау буенча район...
Район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Раил Галимов хәбәр иткәнчә, Балык Бистәсе территориясендә притоннарга жыелып наркотик һәм психотроп матдәләр ясау һәм куллану кебек күренеш юк икән. Әмма агымдагы елда гына да наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле ике административ хокук тәртибе бозу факты ачыкланган. Алар наркотик матдәләрне табиб билгеләвеннән тыш кулланганнары өчен җавапка тартылганнар. Шул ук вакытта психоактив матдәләрнең яңа, чагыштырмача арзан төрләренең киң таралуы аркасында наркотикларга бәйле ситуация шактый катлаулы булып кала.
"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге директоры Евгений Ненастьев яшьләрне, үсмерләрне наркомания, исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрдән аралау, аларның буш вакытларын мавыктыргыч итеп оештыру өчен күрелгән чаралар турында сөйләде, алда торган планнары белән таныштырды.
Аерым алганда, өлкән сыйныф укучылары, техникум студентлары белән прокуратура хезмәткәрләре һәм табиблар катнашында наркотикларның зыяны, аны саклаган, кулланган өчен җаваплылык темаларына прфилактик әңгәмәләр уздыру күздә тотыла икән.
Район үзәк больницасының наркотик, психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау буенча алып барган эшчәнлеге турында табиб-нарколог Нурия Зарипова сөйләде. 2017 елның 1 кварталында гына да 339 кеше тикшерү узган. Бу, нигездә, машина йөртү таныклыгы алу өчен, эшкә урнашу өчен медицина каравы узучылар. Бүгенге көнгә наркологик кабинетта «Наркотик матдәләрдән бәйлелек синдромы» диагнозы белән 5 кеше исәптә тора. Профилактик исәптә 10 наркотик кулланучы исәпләнә. Ел башыннан 2 кеше исәпкә алынган, алар нигездә синтетик психотроп матдәләр кулланучылар.
Район больницасы бигрәк тә яшьләр арасында психоактив матдәләр куллануны кисәтүгә зур игътибар бирә. Ел саен районда укучылар, студентлар арасында диагностик тикшерү уздырыла. Быел мондый профилактик карауларны апрель-май айларында диагностик материал (тест) кайтарылгач үткәрү планлаштырыла.
Утырышта көн тәртибенә куелган һәр мәсьәлә буенча каралар кабул ителде.
Автор: Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев