Бүген Балык Бистәсе район үзәк больницасы базасында Казан Дәүләт медицина университетының квалификацияне күтәрү һәм белгечләрне һөнәри әзерләү факультеты Гыйльми советының күчмә утырышы булды.
Аның эшендә Гыйльми совет рәисе, укыту -производство базалары белән үзара хезмәттәшлек проректоры Алексей Шулаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин, район үзәк больницасы баш табибы Мансур Китаев, дистәләгән медицина фәннәре докторы, фән кандидатлары катнаштылар.
Гыйльми совет район үзәк больницасында әйдәүче белгечләрнең мастер классларыннан башланып китте. Алар авыруларга профильле консультацияләр бирделәр.
Советның район мәдәният йортында узган утырышында баш табиб Мансур Китаев районда халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең гомуми торышы белән таныштырды. Аерым алганда медицина белеме бирүнең заманча моделен тормышка ашыруда район больницасының роленә тукталды.
Утырышта шулай ук практик сәламәтлек саклау өлкәсендә өзлексез рәвештә белем күтәрү системасын реализацияләү мәсьәләсе күтәрелде.
Татарстанда терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына каршы көрәш елы кысаларында "Табиб практикасында буыннар синдромы" дип аталган лекция зур кызыксыну уятты.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев