Календаребыздагы бихисап күп санлы бәйрәмнәр, көннәр, даталар арасында аерым игътибарга лаек булган көн бар. Ул да булса Халыкара инвалидлар көне. Алар арасында язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан, ул гына да түгел төрле өлкәләрдә: иҗатта, спортта зур уңышларга ирешкән көчле рухлы, тормышны яраткан затлар күп.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районыбызда 1-10 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге үткәрелә. Аның кысаларында уздырылачак чаралар янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемалары белән якыннанрак танышуны максат итеп куя.
Ункөнлек кысаларында инвалидлар өчен "Йөрәкләребезнең җылысын бүләк итик" дип исемләнгән мәдәни чара оештырыла. Аның программасына төрле өстәл уеннары, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланма иҗаты күргәзмәсе кертелгән.
Балалар иҗат үзәгендә "Дуслык сумкасы" хәйрия акциясе уздырыла.Анда мохтаж инвалид балалар өчен китаплар,башка кирәк-яраклар җыелачак.
Авыл мәдәният йортларында, клубларда "Йөрәктән-йөрәккә" тематик программалары, концертлар оештырыла.
"Доверие - Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы авыл жирлекләренә чыгачак. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ваканцияләр ярминкәсе дә уздыра.
Моннан тыш район күләмендә шахмат-шашка турниры, бассейнда су керү,"Сәламәтлек көне" үткәрү планлаштырыла.
Әйдәгез, бу чараларда актив катнашыйк, мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк, аларга җан җылыбыздан өлеш чыгарыйк!
Нет комментариев