Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Игътибар, балалар!” профилактик чарасы үткәрелә

Балалар катнашындагы юл-транспорт фажигаләрен кисәтү максатыннан Татарстан Республикасында 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы үткәрелә. Узган жиде айда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 316 авария теркәлде. Аларда 10 баланың гомере өзелде, 331бала төрле авырлыктагы травмалар алдылар. Безнең районда исә бу чорда биш бала юл фаҗигасендә...

Балалар катнашындагы юл-транспорт фажигаләрен кисәтү максатыннан Татарстан Республикасында 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы үткәрелә.

Узган жиде айда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 316 авария теркәлде. Аларда 10 баланың гомере өзелде, 331бала төрле авырлыктагы травмалар алдылар. Безнең районда исә бу чорда биш бала юл фаҗигасендә җәрхәтләнде.

Статистика күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәр балалар катнашындагы аварияләрнең август-сентябрь айларында артуы күзәтелә.Чөнки балалар җәйге яллардан соң юл йөрү кагыйдәләрен, күнекмәләрен онытып җибәрәләр.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре "Игътибар, балалар! профилактик мероприятиесе кысаларында балигъ булмаган балаларны транспортта йөртү кагыйдәләренең үтәлешен ныклы контрольгә алачаклар. Бу максаттан, иртән һәм кичен балалар бакчалары, мәктәпләр янында рейдлар оештыру күздә тотыла.

Бу чорда балаларның үзләре тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча да киң профилактик эшчәнлек тә җәелдерелә. Полиция хезмәткәрләре катнашында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ата-аналар җыелышлары уздырыла.

Беренче чиратта ата-аналар балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиешләр әлбәттә. 7 яшькә кадәр балаларны автомобильдә бары тик махсус креслоларда, өлкәнрәкләрен куркынычсызлык каешы белән эләктергән хәлдә йөртергә кирәк. Балаларны урамда, бигрәк тә автомобиль юллары янәшәсендә караучысыз калдырмагыз, аларга куркыныч янаган урыннарда уйнауларына юл куймагыз.

Илгиз Жамалиев әзерләде.

фотоTroitsk.pro

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев