Балык Бистәсендә иң көчле  үсмерләр, кызлар ачыкланды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә иң көчле үсмерләр, кызлар ачыкланды

Күптән түгел "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә пауэрлифтинг буенча шәхси команда беренчелегенә ярышлар булып узды.

Бәйге балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Равил Минниханов шәкертләренең тулы өстенлеге белән узды.

Данил Тихонов (45-53 кг.), Булат Сәйфетдинов (53-59 кг.), Азат Мотыйгуллин (59-66 кг.), Әмир Бариев (66-74 кг.), Илдар Дадуков(74-83 кг.), Ямаш мәктәбеннән Рифат Садретдинов (83 кг.һәм югарырак) үз үлчәү авырлыкларында беренче урыннарны яуладылар.

Кызлар арасында балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә шөгыльләнүче Настя Люткова (35-43 кг.), Регина Гыйзәтуллина (43-47 кг.), Айгөл Зыятдинова (84 кг. һәм югарыррак) иң көчле булуларын исбатладылар.

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге командасы (тренер Равил Минниханов) зур өстенлек белән беренче урынны алды. Икенче, өченче урыннарны Ямаш (Инсаф Баһавиев), Түбән Тегермәнлек (Илнар Әгъзамов) мәктәпләре командалары бүлештеләр.

Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев