Зур Мәшләк авылында Мәгүбә Сыртланованың бертуган энесе Фәрит әфәнде яши икән. "Авылда " Бессмертный полк" акциясе узачакны белгәч Фәрит Сыртланов оныгы Богдан белән бәйрәмгә җитди әзерләнә башлаганнар.
Тиз арада әбисенең портреты зурайтып эшләнгән. Менә ниһаять, Богдан зур горурлык хисләрендә авыл урамнарыннан шул портретны югары күтәреп узган.Үзенең зур игьтибар үзәгендә булуын яшерми Богдан. Мәшләк, Бикчурай Чаллысы авылы кешеләре 87 якташлары арасында Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланованың да фотосын күреп аеруча шатландылар.
Нет комментариев