"Балыкчы көне" үткәрү Балык Бистәсендә матур гамәлгә әйләнде. Бу бәйрәмне һәр елны шәхси эшмәкәрләр Юрий һәм Татьяна Карагановлар оештыра.
Бәйрәм, гадәттә, балык тотучылар ярышы белән башлана, аннан иң яхшы профессионал балыкчыларны котлау, районыбыз үзешчән артистлары чыгышы, теләүчеләрне моторлы көймәләрдә йөздерү, ишкәкле көймәләрдә ярыш, тәмле уха белән сыйлау, дискотека белән дәвам итә.
Быел да ярышларда үз бәхетләрен сынап карарга теләүчеләр аз булмады. Балык тотучылар арасында төрле яшьтәге һәм яшәү урыннары башка җирләрдән булган кешеләр дә катнашты. Бәйрәмгә район үзәге, Полянка, Дон-Урай авылы, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгәннәр иде. Теркәлү узгач һәрберсе яр буйлап урнашып кармакларына суалчан беркетеп суга салдылар. Бәхет быел кемгә елмаер икән?
(Тулы язма газетада бирелә)
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев