Балык Бистәсендә “Арсенал” операциясе үткәрелә
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Арсенал” операциясе үткәрелә

Утлы корал, шартлаткычларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачу, кисәтү максатыннан 13-17 февраль чорында "Арсенал" оператив-профилактик операциясе үткәрелә.

Йортыгызда, кайдадыр чормагызда нинди дә булса корал, хәрби кирәк-яраклар аунап ята икән, аны полициягә илтеп тапшыруың хәерле инде. Законсыз сакланучы коралны, шартлаткычларны үз иреге белән тапшыручыларга акчалата түләү дә каралган. Ә полиция хезмәткәрләре табып алса, җинаять җаваплылыгына да тартылуыгыз бар.

Автор: Илгиз Җәмәлиев.

Фотоsf.co.ua


Нет комментариев