Балык Бистәсендә 4 балыкчы станы сүтеләчәк
Җәмгыять

Балык Бистәсендә 4 балыкчы станы сүтеләчәк

Балык Бистәсе прокуратурасы җир закончалыкларының үтәлешен тикшерү үткәрде. Аның барышында Биектау авыл җирлеге территориясендәге Куйбышев су саклагычы чикләрендәге су фонды җирләрендә үзбелдек урнаштырылган 4 балыкчы станы булу ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау авыл җирлеге администрациясенә законсыз корылмаларны сүтү бурычы куелды. Автор Илгиз Җамалиев. фото http://333v.ru

Балык Бистәсе прокуратурасы җир закончалыкларының үтәлешен тикшерү үткәрде. Аның барышында Биектау авыл җирлеге территориясендәге Куйбышев су саклагычы чикләрендәге су фонды җирләрендә үзбелдек урнаштырылган 4 балыкчы станы булу ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау авыл җирлеге администрациясенә законсыз корылмаларны сүтү бурычы куелды.

Автор Илгиз Җамалиев.

фото http://333v.ru


Нет комментариев