«Әлбәттә, без һәр җирдә зур база мәктәпләре булдыра алмыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм мәктәп автобуслары балаларны зур мәктәпләргә илтү мәсьәләсен хәл итә дә инде».
Татарстан Президенты Россия Федерациясе җитәкчелегенә мәктәп белеме өчен махсус программаларны гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бу 51 машина федераль программа буенча алынды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, былтыр авыл укучылары өчен республикага 100дән артык мәктәп автобусы килгән иде.
«Без бу автобусларның маршрутларын да игътибар белән күзәтәбез. Һәм мин район җитәкчеләренә, мәгариф бүлеге башлыкларына мөрәҗәгать итәм - мәктәп автобусларын дөрес эксплуатацияләүне тәэмин итегез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, аерым ассызыклаганча, иң мөһиме - балалар иминлеге.
Бу программма буенча Балык Бистәсе районнына 2 мәктәп автобусы кайтты. Бездән тыш автобуслар республиканың 25 муниципаль районына бирелгән.
Нет комментариев