Балык Бистәсе яшь йөзүчеләре 30 призлы урын яуладылар!
Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган район ара йөзү ярышлары булып узды. Әлеге бәйге "ЭкоДом" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры призларына үткәрелде. Анда Мөслим, Нурлат, Аксубай, Әлки, Тәтеш, Алексеевский районнарының иң көчле яшь спортчылары ярыштылар. Безнең район данын исә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү бүлегенә йөрүче укучылар...
Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган район ара йөзү ярышлары булып узды. Әлеге бәйге "ЭкоДом" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры призларына үткәрелде.
Анда Мөслим, Нурлат, Аксубай, Әлки, Тәтеш, Алексеевский районнарының иң көчле яшь спортчылары ярыштылар. Безнең район данын исә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү бүлегенә йөрүче укучылар якладылар. Алар бу мәртәбәле бәйгедә 30 призлы урын яуладылар.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев