Балык Бистәсе Яңа Сала, Яңавыл авыллары халкы кемгә рәхмәтле
Җәмгыять

Балык Бистәсе Яңа Сала, Яңавыл авыллары халкы кемгә рәхмәтле

9 нчы июльдә элемтә өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп узыла. Шушы хөрмәттән Яңа Сала, Яңавыл авыллары халкына почта хезмәте күрсәтүче, авылдашыбыз, Фәгыйлә Хәмидуллинаны һөнәри бәйрәме белән котлыйсыбыз килә.

Ул бу өлкәдә 2004 нче елдан бирле хезмәт куя. Ике авылның да почта, төрле түләүләр өлкәсенә караган барлык эшләрен җиренә җиткереп, бар кешенең күңелен күреп, булган проблемаларын чишеп эшләве сәбәпле, һәр йортта көтелгән кеше ул. Элегрәк чорда һәр йортка кимендә 3-4 тапкыр кереп, пенсия, субсидияләрне дә тарата, коммуналь хуҗалыкка караган бар түләүләрне дә өйгә кереп җыя иде. Кызганыч, соңгы вакытта аларның бу хезмәтләрен кыскарттылар. Газет-журналларга да вакытында яздырып, аларны да вакытында барлык йортларга тарата. Авылның күпчелек кешесе, пенсионер булу сәбәпле, аның эшләү рәвеше бик уңайлы. Шул сәбәпле без аңа бик рәхмәтлебез. Аңа киләчәктә дә эшендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез.
Нурулла Гариф.
Яңа Сала.
фото: Editba.4sql.net

Нет комментариев