Ел саен Татарстан Эчке Эшләр Министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә "Журналист һөнәрен үзгәртә" акциясе үткәрә. Максаты- халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын ныгыту, хокукый грамоталылыкны арттыру,киң, эчкерсез хезмәттәшлелеккә тарту.
Без, каләм ияләре, бу очракта халык белән хокук тәртибе сакчылары арасында "күпер" салучылар инде. Узган ел бер тәүлек буе ЮХИДИ хезмәткәре булып "эшләп" алган идем. Чын "гаишниклар" кебек штрафын да салдык, кисәттек тә, никтер ришвәт тәкъдим итүче генә булмады. Быел полициянең халыкка иң якын торучы хезмәткәре-участковый формасын кигерттеләр. Участковый булгач күргәннәремне газета битләрендә сөйләрмен. Кыскасы, язу эшен ташладым, беркетмә төзи башладым.
Илгиз Җамалиев.
фото: gornovosti.ru
Нет комментариев