23 февраль көнне Таулар авыл клубында Шомырбаш җирлеге үзешчәннәре Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур эчтәлекле концерт куйдылар.
Бәйрәмдә Шомырбаш җирлеге депутаты Радик Мифтахов, җирле үзидәрә Советы рәисе Исмәгыйль Сафин катнаштылар. Депутат Ватанны саклаганда һәлак булган Владислав Григорьевның әтисенә, Рәүф Гайнутдиновның әнисенә һәм Әфганстан җирендәге вакыйгаларда катнашкан Каниф Хөснуллинга үзенең рәхмәтләрен әйтеп бүләкләрен тапшырды.
Нет комментариев