Балык Бистәсенең таксида йөрүчесе Зөлфәт Әхтәмов күпләргә үрнәк була ала
Җәмгыять

Балык Бистәсенең таксида йөрүчесе Зөлфәт Әхтәмов күпләргә үрнәк була ала

Сау - сәламәт булып та, уфтанып йөргән кешеләргә исем китә минем. Зарланып, дөньяның бар ягыннан тискәре якларын табып,тормышның матурлыгын күрми гомер иткән кешегә ачуым да чыга. Минем бар кешегә дә бары бер кешене генә үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Аны безнең Балык Бистәсендә бөтен кеше белә.Ул олысына да, кечесенә дә һәрвакыт...

Сау - сәламәт булып та, уфтанып йөргән кешеләргә исем китә минем.

Зарланып, дөньяның бар ягыннан тискәре якларын табып,тормышның матурлыгын күрми гомер иткән кешегә ачуым да чыга.

Минем бар кешегә дә бары бер кешене генә үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Аны безнең Балык Бистәсендә бөтен кеше белә.Ул олысына да, кечесенә дә һәрвакыт ачык йөзле Балык Бистәсе белән Казан юлын көн дә ике урап кайтучы таксист Зөлфәт абый Әхтәмов.

Кайсы ягы белән үрнәкме? Бар ягы белән дә.

Ул көндә авыртуларын җиңеп эшкә чыга.Юк, акча кирәклектән түгел, аралашу, район яңалыкларын белеп, районда нинди үзгәрешләрен барын аны үз күзләре белән куреп, үз колаклары белән ишетеп кайту.

Мин аны күптән беләм. Ул һәрвакытта киң күңелле, ярдәмчел, йөзеннән аның бервакытта елмаю китмәс, гомумән алганда, "душа компания". Беркайчан зарланмас, уфтанмас кеше ул.

Җәй көннәрен ул балыкка йөрергә ярата, анда барып мин ял итәм,җаныма тынычлык, күңелемә рәхәтлек,тәнемә сихәт алып кайтам, ди ул.

Мин аның өчен чын күңелемнән шатланам, аңа сокланам. Аның шундый көчле рухлы булып калуы миндә аңа карата ихтирам уята.

Ә без, сау - сәламәт була торып иртән иртүк зарлана башлыйбыз, бар нәрсәгә канәгатьсезлек белгертәбез.

Бер генә булса да туктап, әйләнә-тирәне күзләп алыгыз әле. Күрәсезме, күпме халык безне урый. Һәркемнең үз язмышы, үз тормышы, үз проблемалары...

Тормышта кайгы - шатлыклар булмаса, ул кызык та булмас иде. Шуңа күрә килгән кайгыны өйнең түренә уздыра белергә кирәк, шатлык килгәндә аны күрә белергә өйрәник.

Менә шул вакытта яшәве тагын да күңеллерәк һәм җиңелрәк булачак.

Зөлфәт абыйга ни әйтәсем килә, афәрин, Зөлфәт абый! Тагын озак еллар шундый шат күңелле булып яшәргә язсын сина.Синең елмаюны күреп башкалар да елмая. Гел шундый оптимист рухлы булып кал!!!

Автор Гөлчәчәк Газизова.


Нет комментариев